В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәпкәчә учреждениегә үсеш үзенчәлекләре булган 12 бала йөри алачак – объектны Казан мэры Илсур Метшин бәяләп кайтты
Фото: Денис Гордийко
1970 елда төзелгән «Тургай» балалар бакчасында узган елның декабрендә тәмамланган капиталь ремонттан соң 10 төркем эшли. Шуларның сигезе – 3-8 яшьлек балалар өчен һәм икесе – 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен. Аерым төркемдә үсеш үзенчәлекләре булган балалар шөгыльләнә алачак.
«Безнең балалар бакчасында бөтен Юдино бистәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче һәм бердәнбер төркем ачылачак. Без махсус киңлек оештырдык – анда балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә бармак гимнастикасы белән шөгыльләнә алачак. Дәресләр комплексына вак моториканы үстерү өчен дәресләр кертергә кирәк», – дип сөйләде балалар бакчасы мөдире вазифаларын башкаручы Елена Соколикова.
Шул ук вакытта мәктәпкәчә учреждение экологик юнәлешкә ия. Тәрбияләнүчеләр өчен тематик зоналар җиһазландырылган, мәсәлән, Россия территориясендә яшәүче хайваннарның эзләре төшерелгән укыту дивары. Шулай ук лаборатория бар, анда педагоглар балалар белән бергә цифрлы җайланма ярдәмендә экспериментлар үткәрәләр. Илсур Метшин дәресләрнең берсендә булды һәм «Температура» темасына тәҗрибә үткәргән балалар белән аралашты.
«Без балаларга табигатьне саклауның зарурлыгы турында белем бирәбез, ташландык материалдан киләчәктә файда китерә алачак әйберләр ясый алабыз», – дип билгеләп үтте Елена Соколикова.
«Балалар бакчасы янында күп гасырлык имән урманы урнашкан, барысы да экологик тәрбиягә корылган. Балалар бакчасы педагоглары әлеге юнәлеш буенча махсус программа әзерләгән, бу бик мөһим. Әгәр балалар бакчасыннан ук шундый белемнәр алсалар, безнең шәһәр экологик чисталык ягыннан бөтенләй башка дәрәҗәдә булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Учреждениенең икенче катында Илсур Метшинга балалар өчен киенү-чишенү бүлмәләрен күрсәттеләр, андагы шкафларда мобиль эләктергечләр кулланыла. Мәсәлән, сезонга карап, аларны кирәк булганда төрле урыннарда кулланырга мөмкин. Бәдрәф бүлмәләрендә урынны экономияләү максатыннан мобиль сөлге киптергечләр урнаштырылган.
Шәһәр башлыгы шулай ук музыка залында булды, анда шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне алдыннан балалар татар телендә җыр өйрәнә иделәр. Төркемнәрдә укыту рус телендә алып барылуына карамастан, мәктәпкәчә учреждениедә татар теле педагогы да эшли. Балалар бакчасының педагогик коллективы 11 кешедән тора.
Балалар бакчасы территориясенең гомуми мәйданы 8,6 мең квадрат метр тәшкил итә, бинаның мәйданы – 2 мең квадрат метрдан артык. Капиталь ремонт барышында мәктәпкәчә учреждениедә түбә һәм фасад яңартылган, шулай ук тәрәзәләр, инженерлык челтәрләре алыштырылган һәм керү төркеме үзгәртеп корылган. Территория төзекләндерелә, кече архитектура формалары урнаштырыла, җиһазлар һәм мебель яңартыла.
2023 елда Казанда сигез мәктәпкәчә учреждение яңартылды, Адоратский урамында ике балалар бакчасы төзелде. Быел өч учреждение төзү планлаштырыла (Салават Күперендә, Бохара һәм Ягодинская урамнарында).
Исегезгә төшерәбез, Казанда 179 мәктәпкәчә учреждение бинасына капиталь ремонт таләп ителә. Татарстан башкаласында барлыгы 352 мәктәпкәчә учреждение эшли, аларга 72 мең 142 бала йөри.
Диләрә Гафурова