Бу микросхемалар җитештерү җиһазларын көйләү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
Биометрик чит ил паспорты алуга гариза җибәрелгән булса, гражданинга, дәүләт пошлинасы түләп, документны 5 елга рәсмиләштерергә тәкъдим итәчәкләр. Электрон йөрткечле чит ил паспорты өчен түләнгән дәүләт пошлинасы гариза бирүче дәүләт хезмәтеннән баш тарткан очракта кире кайтарылачак. Акчаны өч ел эчендә кайтарып була.
Башка илләргә яңа һәм иске үрнәктәге паспорт буенча чыгарга мөмкин – алар тигез юридик көчкә ия, дип хәбәр иттеләр Татарстанның күпфункцияле үзәгендә.
Биометрик паспорт өчен дәүләт пошлинасы күләме 5000 сум тәшкил итә, иске үрнәктәге документ өчен – 2000 сум (14 яшькә кадәрге балалар өчен – 1000 сум). Икенче чит ил паспорты буларак биометрикны гына рәсмиләштереп була. Иске үрнәктәге икенче документка заказ биргәндә, гамәлдәге паспорт юкка чыгарылачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк аңлатып узганча, барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны хәтта электрон йөрткечле чит ил паспортына гариза күпфункцияле үзәктәге криптобиокабина аша бирелгән булса да эшләргә кирәк.