Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2022, 11:29

Мобилизаияләнүчеләрнең 99 туганы һәм якыны «Ышаныч» үзәге бүлекчәләренә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

61 кешегә кискен кәеф төшенкелеге аркасында ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.

Фото:Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь, Юлия Летникова). Бер ай эчендә «Ышаныч» үзәге белгечләренә түләүсез психологик ярдәм сорап мобилизацияләнүчеләрнең 99 туганы һәм якыны мөрәҗәгать иткән. 61 кешегә ышаныч телефоны буенча кискен кәеф төшенкелеге аркасында ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Бүген «Ышаныч» үзәгенә тагын бер җитди бурыч куелды – мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү, мондый мөрәҗәгатьләр инде бар. Мобилизацияләнүчеләрнең туганнарын һәм якыннарын тыңлау, аларга ярдәм күрсәтү һәм вакытында психологик яктан булышу бик тә мөһим», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул билгеләп үткәнчә, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре психологлар белән очрашуда үз кичерешләре турында гына түгел, матди яки көнкүреш характерындагы проблемалар турында да сөйли алалар, шуңа күрә үзәк һәм муниципалитет белгечләренә булган барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен диалогта булу мөһим.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә бушлай психологик ярдәмне үзәк телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)277-00-00. Шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә. Психологлар белән күзгә-күз очрашулар «Ышаныч» үзәгенең биш бүлекчәсендә 9:00-17:30 сәгатьтә үткәрелә, аларда инде ремонт тәмамланды һәм җиһазлар кайтарыла башлады:

Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов ур., 21;

Киров районында – Степан Халтурин ур., 16;

Совет районында – 8 нче Март ур., 4;

Авиатөзелеш районында – Годовиков ур., 14, 2 нче подъезд;

Вахитов районында – Сәлимҗанов ур., 14.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре психологлар белән киңәшләшүдән тыш, стрессны киметү буенча махсус дәресләрдә катнаша алалар. Аларга «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркем аша язылырга мөмкин.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 24.10.2022
Видеорепортаж
24.10.2022 11:24
Казанның «Ышаныч» үзәкләренә психологик ярдәм сорап мобилизацияләнүчеләрнең 99 туганы һәм якыны мөрәҗәгать иткән
Барлык яңалыклар