Көзге каникул көннәрендә һәм ноябрь бәйрәмнәре чорында “Россия тимер юллары” акционерлык җәмгыяте ил буенча өстәмә 200 поезд җибәрә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Көзге каникул көннәрендә һәм ноябрь бәйрәмнәре чорында “Россия тимер юллары” акционерлык җәмгыяте ил буенча өстәмә 200 поезд җибәрә. Казаннан өстәмә состав Екатеринбургка барачак.
Казан – Екатеринбург юнәлешендәге 223/224-нче номерлы поезд Казаннан 28-нче, 31-нче октябрь һәм 4-нче ноябрь көннәрендә 21.58 сәгатьтә кузгалачак, Екатеринбургтан – 27-нче, 29-нчы октябрь һәм 2-нче ноябрьдә 21.30 сәгатьтә (урындагы вакыт), дип хәбәр итә “Россия тимер юллары” акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.