В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче октябрь). Октябрь аенда Горки-Әмәт урманында Казан халкы өчен бушлай медитацияләр сериясе уздырылачак. Дәресләр стрессны киметергә, психик халәтне һәм ми эшчәнлеген яхшыртырга, концентрация, игътибар һәм үз-үзеңне көйләү күнекмәләрен үстерергә, шулай ук акыл һәм тәнне тынычландырырга ярдәм итәчәк.
9 нчы октябрьдә – «Тәнне сканерлау», 16 нчы октябрьдә – «Тән сизү ноутингы», 23 нче октябрьдә «Биш хис» медитациясе булачак.
Барлык дәресләр дә Cube контейнер үзәгендәге медитация өчен киңлектә 9:00 сәгатьтә башлана. Һәр практика укытучы җитәкчелегендә сәгать ярым дәвамында узачак. Катнашучыларга уңайлы кием һәм җылы оекбашлар белән килергә киңәш ителә.
Бер дәрестә 12 гә кадәр кеше катнаша ала. Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.