В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Октябрь аенда Казанның «Библиобус» мобиль китапханә комплексы кабат Самосыр, Вознесение, шулай ук Ветераннар йортына киләчәк.
Әйтик, Самосыр бистәсенә (Мир ур., 50а) «Библиобус» 10-нчы һәм 24-нче октябрьдә 14.00 сәгатьтә килә. Ветераннар йортында (Дубравная ур., 35) китапханә комплексын 7-нче һәм 21-нче октябрьдә 13.00 сәгатьтә көтәләр. Вознесениедә (Нардуган ур., 45) ул 2-нче, 17-нче һәм 31-нче октябрьдә 15.00 сәгатьтә тукталачак.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус»ның «ГАЗ 2705» автомобиле 1,5 меңгә кадәр китап, шул исәптән балалар әдәбиятын үзенә сыйдыра ала. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» мунициаль бюджет мәдәният учреждениесендә.