Хезмәт күрсәтү өчен салым хәбәрнамәсе алмаган яки электрон сервистан мөстәкыйль рәвештә файдалана алмаган кешеләр мөрәҗәгать итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр КФҮнең теләсә кайсы офисында транспорт, җир салымнары яки физик затлар милкенә салым буенча бурычлары юкмы икәнлеген тикшерә алалар. Бурычлар булган очракта аларны шулай ук күпфункцияле үзәктә түләргә мөмкин.
Татарстан халкы әлеге хезмәтне алу өчен «Минем документлар» офисларына максатчан рәвештә мөрәҗәгать итә ала - мәсәлән, әгәр алар салым хәбәрнамәсе алмаган яки электрон сервистан мөстәкыйль файдалана алмаган очракта.
Бурычны турыдан-туры банк картасы белән РОS-терминаллар ярдәмендә кабул итү тәрәзәсендә түләргә мөмкин. Хезмәттән файдалану өчен үзең белән РФ гражданины паспорты, шулай ук ИНН булуы кирәк.
Салым хезмәте гражданнарга җибәрелә торган хәбәрнамәләрдә салым түләргә кирәк булган датаны бүтән күрсәтмәячәк. Аның урынына салым законнарының салым түләү срокларын билгели торган нормаларына сылтама күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең рәсми интернет-порталында.