В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-12 нче февральдә шәһәрлеләр балалар һәм өлкәннәр өчен әйберләр китерә ала.
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). 10-12 нче февральдә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды җылы әйберләр җыю буенча акция оештыра. Киемнәр фонд карамагындагыларга тапшырылачак.
«Без һәр сезон саен шкафларны тәртипкә салабыз, анда яхшы хәлдәге, әмма киелми торган торган әйберләр дә бар. Фонд акциясендә катнашу – мондый әйберләргә икенче тормыш бүләк итү һәм ниндидер сәбәпләр аркасында үзләренә аларны сатып ала алмаган кешеләрне сөендерү мөмкинлеге», – дип ассызыклады «Игелекле эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, ел саен складта 12 меңнән артык кеше кием, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала. Ике сезон арасында аеруча җылы әйберләр – носки, аяк киеме, куртка, пальто, шулай ук балалар әйберләре һәм ир-атлар өчен көндәлек кием кирәк.
Казанда ике кабул итү пункты эшли, өстәмә рәвештә фонд әйберләрне кабул итү буенча күчмә акцияләр үткәрә.
Акцияне оештыручылар Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында 10:00 дән 18:00 гә кадәр яхшы хәлдәге чиста киемнәр кабул итәбез, дип ачыклык кертә.
Моннан тыш, фонд 100 дән артык эт һәм мәче яши торган «Бездомыши» хайваннар приютына ярдәм итә. Анда шәһәрлеләр вольерларда кулланырга мөмкин булган кияргә яраксыз киемнәр, урын-җир, юрганнар, шулай ук көнкүрештә кирәкле әйберләр – савыт-саба, кәстрүлләр, табалар һәм башка әйберләр алып килә ала.
Әйберләрне даими җыю пункты Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан. Монда мохтаҗлар бушлай әйберләр ала ала.
Кече габаритлы әйберләрне шулай ук сәүдә үзәгенә «Яхшы куллар» складының махсус контейнерына китерергә мөмкин, ул көн саен 1 нче катта 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшли.