Килүчеләр үзләренең биометрик мәгълүматларын мөстәкыйль рәвештә төшерә ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь). «Минем документлар»ның тугыз офисында Татарстан территориясендә чит ил паспортларын рәсмиләштергәндә биометрик мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә төшерү өчен махсус криптокабиналар барлыкка килде. Казанлылар яңалыктан күп функцияле үзәкнең Совет бүлегендә Җиңү проспекты, 214 адресы буенча файдалана ала.
Хезмәт алу өчен үзең белән паспорт, булган очракта иске чит ил паспорты, анкета өчен фотография, ир-атларның хәрби билетлары булырга тиеш.
Криптокабинадан файдалану тәртибе:
1. күп функцияле үзәккә килгәч, белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза тапшырырга кирәк;
2. аннары мөрәҗәгать итүче криптокабинадан файдалана алсын өчен штрих-код биреләчәк;
3. кабинаның үзендә, тавыш һәм визуаль әйтеп торуларга ияреп, бармак эзләрен һәм документларны сканерларга, фотография ясарга кирәк булачак.
Процессны күп функцияле үзәк белгечләре контрольдә тота. Җыелган мәгълүматлар автомат рәвештә Эчке эшләр министрлыгы системасына карауга җибәрелә.
Элек татарстанлыларга биометрик паспортларны рәсмиләштерү өчен билгеле бер көнгә һәм вакытка язылырга туры килә иде, чөнки кабул итүне махсус сертификацияләнгән җиһазларда эшләргә хокукы булган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре алып барды. Хәзер хезмәт күрсәтү өчен КФҮнең эш графигы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Актуаль җәдвәл һәм йөкләнеш графигы учреждение сайтында бастырылган.
Әгәр мөрәҗәгать итүче Татарстанда теркәлгән булса, чит ил паспорты бер айдан соң, ә инде кеше башка төбәктә теркәлгән очракта, өч айдан соң әзер булачак. Әзер документны күп функцияле үзәктән алырга кирәк булачак, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.