Җирле халык инструктаж узды һәм җиһазлардан ачкычлар алды.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Казанда Ямашев проспектындагы 9 нчы номерлы йортта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен электр күтәрткече урнаштырылды.
Җайланма ачкыч һәм махсус төймә ярдәмендә эшләтеп җибәрелә. Күтәрткечтә бер үк вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше һәм аны озатып йөрүче кеше була ала. Йортта яшәүчеләр өчен инструктаж үткәрелде, аларга платформадан ачкычлар тапшырылды.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте билгеләп