В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 649 транспорт берәмлеге тикшерелде.
Фото: Транспорт комитеты
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташу оешмасы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизия хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре үткәрде.
Барлыгы 649 җәмәгать транспорты каралды, тикшерү 24 шәһәр тукталышында узды. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез 1378 пассажирны ачыклаган. Аларның 1333-е шәхси саклану чараларын урында кигән, ә 45 пассажир битлекләре булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.