В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел беренче тапкыр сәүдә Казансу яр буенда һәм «Салават күпере» паркында оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру урыннары аукционда уйнатыла. Бүгенге көндә Парклар һәм скверлар дирекциясе sale.zakazrf.ru сайтына 31 лот куйган. Аларның башлангыч бәясе – 7 млн сум, ә соңгы бәясе – 16 млн сумга якын.
Миллениум күпере астында фудтрак-шәһәрчек беренче тапкыр уйнатылды. Хәзер ул техник режимда эшли, ә тулы көченә 1 нче июньдә эшли башлаячак. Анда стритфуд һәм эчемлекләр булган 7 фургончик урнаштырылачак.
«Урнашу урыннарын билгеләгәндә, архитектура һәм җәмәгать киңлекләренә йөреш, шулай ук шәһәрлеләрнең хезмәт күрсәтүнең өстенлекле төрләре турында фикере исәпкә алына», – дип билгеләде Айгөл Латыйпова.
Казан паркларында вакытлыча сәүдә объектларын урнаштыру эше февраль аенда эшкуарлар белән очрашудан башланды. Бизнес вәкилләренә шәһәр паркларында нинди сәүдә объектлары урнаштырылачак, аларны урнаштыру өчен нәрсә кирәк, аукционнарда ничек катнашырга һәм моның өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать киңлекләрендә зур җәйге чаралар программасы старт алды, ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.