В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 649 күчмә состав тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
Барлыгы 649 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. Тикшерү 26 контроль ноктада узды. Шәхси саклану чаралары булмаган барлык пассажирлар да тикшерүчеләр кисәтүеннән соң битлекләрне киделәр. Беренче тапкыр көзге рейдлар барышында битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калырга мәҗбүр булган хокук бозучылар ачыкланмаган, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.