В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейдлар барышында барлыгы 664 күчмә состав тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 17-нче март көнне Казанның җәмәгать транспортында битлексез 466 пассажир ачыкланды. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узган.
Барлыгы 17 контроль ноктада 664 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Кисәтү ясаганнан соң, шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар да битлек кигән.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.