Кыска аудиомәгълүмат фронтта сугышкан ватандашларыбыз хөрмәтенә аталган 33 тукталышта трансляцияләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Алена Мирошниченко). Бүген җәмәгать транспортында казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйли башладылар. Кыска аудиомәгълүмат татар һәм рус телләрендә фронтта сугышкан ватандашларыбыз хөрмәтенә аталган 33 тукталышта трансляцияләнә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршруты» социаль-мәгариф проекты Казан федераль университетының студентлар һәм яшь хезмәткәрләре инициативасы белән оештырылды. Бүген журналистларга Транспорт комитеты рәисе урынбасары Ирина Чупрова хәбәр иткәнчә, проектны барлык транспортчылар да хуплаган - муниципаль да, шәхси дә. Геройлар турындагы тарихларны 58 автобус, 10 троллейбус һәм 4 трамвай маршрутында - барлыгы 350 транспорт берәмлегендә ишетергә мөмкин.
Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланыш институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Панкованың сүзләренә караганда, истәлекләрне әзерләү эше һәм аларның язмасы ел башында ук башланган. «2020 ел Хәтер һәм дан елы дип игълан ителде. Казанда яшәүчеләр, кызганычка каршы, шәһәребез урамнарының нинди геройлар хөрмәтенә аталганын һәрвакытта да белеп бетерми. Шәһәрдә җәмәгать транспорты челтәре яхшы үсеш алуын исәпкә алып, без әлеге потенциалны кулланырга һәм шәһәрлеләргә сугыш катнашучылары турында да, тыл хезмәтчәнннәре турында да сөйләргә булдык», - дип сөйләде Е.Панкова. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңыннан проектка Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты студентлары да кушыган.
«Геройлар маршруты» проектын Җиңү көнендә башлап җибәрергә теләгәннәр, әмма үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда маршрутларга бөтен күчмә состав та чыкмаганга, пассажирлар агымы кимеде. Шуңа күрә акциягә стартны 17-нче июньгә күчерделәр һәм Җиңү парадына туры китерделәр, ул 24-нче июньгә планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре белән 70-ләп урам аталган. Алар арасында Сибгат Хәким ур., Четаев ур., Чуйков урамы һ.б. бар.