Барлыгы 17 контроль ноктада 588 күчмә состав тикшерелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 377 пассажир ачыкланган. Профилактик рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Тикшерүне Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды. Кисәтүдән соң барлык пассажирлар битлекләрен кигән.
Барлыгы 17 контроль ноктада 588 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелгән.
Профилактик рейдлар дәвам итә, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт комитеты.