Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.09.2020, 16:06

Казанның җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек режимының сакланышын тикшерү буенча рейдлар дәвам итә

30-нчы сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар көчәйтелгән режимда узачак. Роспотребнадзор таләбен үтәмәгән һәм индивидуаль саклану чараларын кулланмаган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре транспорттан төшереп калдырачак. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков бүген пассажир ташучылар белән киңәшмәдә профилактик эшне көчәйтергә кушты.

Җәмәгать транспорты ишекләрендә пассажирлар өчен «Битлексез керү тыела» дигән белешмәлекләр элергә тәкъдим ителде. «Бер генә пассажир да автобуста, трамвайда, троллейбуста яки метрода битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», - дип билгеләде А.Габделхаков. Ул шулай ук җәмәгать транспортын төнлә дезинфекцияләүне һәм көндезге вакытта салоннарны мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Шуның белән беррәттән Казан кибетләрендә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Шулай итеп, кичә Совет районында район хакимиятенең профильле бүлекләре белгечләре полиция органнары хезмәткәрләре белән берлектә сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрде. Контроль-ревизия хезмәте берничә азык-төлек кибетендә булды һәм битлек режимын бозу очракларын ачыклады. Хокук бозучылар арасында сатып алучылар да, хезмәткәрләр дә бар иде, белгечләр барысы белән аңлату эшләре алып бардылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабында куллар өчен антисептиклар булган җәмәгать урыннарына килүчеләр өчен мәҗбүри перчаткалар кию гамәлдән чыгарылды. Әмма элеккечә үк сулыш органнарын саклау чараларын – битлек яки респираторларны кулланырга кирәк.

Барлык яңалыклар