В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген казанлылар «Кире» фильмын карый ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Яңартылган тимер юлчылар мәдәният йортында кинокүрсәтүләр башлана. Беренче бушлай киносеанс бүгенгә – 1-нче сентябрьнең 19.00 сәгатенә планлаштырылган. Казанлылар «Кире» фильмын карый ала.
Шулай ук мәдәният йортында ачык ишекләр көннәре дә уза. Якындагы ачык ишекләр көне 2-нче сентябрьдә узачак. Бинаны барлык теләүчеләр 9.00-дән карый ала. Моннан тыш, мәдәният сарае буйлап экскурсияләргә 11.00 һәм 18.00 сәгатьтә кушылырга мөмкин. Моның өчен +7(904)679-30-92 телефоны буенча яисә мәдәният йортының Instagram социаль челтәрендәге аккаунты аша алдан язылырга кирәк. Катнашучылар саны 50 кешедән артмаска тиеш, дип искә төшерә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.
Тимер юлчылар йорты 1959 елда төзелгән, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча мәдәният сарае шәһәрнең мәдәни әһәмияткә ия объектларын комплекслы яңарту программасына кертелгән иде. Капиталь төзекләндерү узган елның июнендә башланды. Мәдәният сарае ябылганчы, анда ремонт өчен 7 бюджет клуб берләшмәсе эшләгән. Капиталь төзекләндерү үткәрелгәннән соң, мәдәният йортында яңа секцияләр һәм түгәрәкләр эшли башлады, аерым алганда, балет мәктәбе, фото- һәм видеостудия, киностудия, иртә үсеш студиясе.
Яңартылган мәдәният йортында төп концерт залыннан тыш, 480 урынлы ике күпфункцияле зал булдырылган. Реконструкция барышында тимер юл эше музеена аерым игътибар бирелгән.
Мәдәният сараен төзекләндерү барышында тирә-як территориясе яңартылган. Сарай каршындагы мәйданда фонтан торгызылган, кече архитектура формалары урнаштырылган, яктырту яңартылган, яшелләндерү үткәрелгән.