В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласыннан өстәмә рейслар Екатеринбургка да билгеләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU,1-нче ноябрь). Ноябрь бәйрәмнәрендә Казань белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар йөриячәк. Рейслар 1-6 ноябрьдә билгеләнгән.
Татарстан башкаласын Мәскәү белән түбәндәге поездлар бәйли:
271/272 номерлы Казан – Мәскәү поезды 1, 4 һәм 5 ноябрьдә 19.40 сәгатьтә Мәскәүгә кузгала. Мәскәүдән поезд 1, 2, 5 һәм 6 ноябрьдә шулай ук 19.40 сәгатьтә кузгала.
275/276 номерлы Казан – Мәскәү поезды Казаннан 1 һәм 2 ноябрьдә 01.30 сәгатьтә китә һәм Мәскәүгә 15.57 сәгатьтә килеп җитә. Мәскәүдән поезд 2 һәм 3 ноябрьдә 01.20 сәгатьтә кузгала һәм Казанга 13.35 сәгатьтә килеп җитә.
295 номерлы Казан – Мәскәү поезды 5 ноябрьдә 15.50 сәгатьтә кузгала һәм Россия башкаласына 6 ноябрьдә 04.10 сәгатьтә килеп җитә.
268/267 номерлы Мәскәү – Казан поезды 3 ноябрьдә 01.50 сәгатьтә кузгала һәм Казанга 15.48 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан поезд 5 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә китә һәм 6 ноябрьдә 04.00 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитә.
206 номерлы Мәскәү – Казан поезды рейска 1 ноябрьдә 17.48 сәгатьтә чыгып китә, икенче көнне 06.57 сәгатьтә Мәскәүгә килеп җитә.
206/205 номерлы Мәскәү – Казан поезды илебез башкаласыннан 3 ноябрьдә 01.30 сәгатьтә кузгала һәм Казанга 14.43 сәгатьтә килеп җитә. 5 ноябрьдә ул Казаннан 09.10 сәгатьтә кузгала һәм Мәскәүгә 21.35 сәгатьтә килеп җитә.
Татарстан башкаласына шулай ук Екатеринбургтан өстәмә поездлар билгеләнгән. 224/223 номерлы Екатеринбург – Казан поезды юлга 2 ноябрьдә 19.30 сәгатьтә кузгала һәм Казанга 3 ноябрьдә 10.50 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан поезд 4 ноябрьдә 19.58 сәгатьтә китә һәм Екатеринбургка 5 ноябрьдә 10.12 сәгатьтә килеп җитә.
Поездлар җәдвәле турында тулырак 8-800-775-00-00 телефоны буенча бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә, шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖ рәсми сайтында белеп була, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ матбугат хезмәте.