Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2022, 10:05

Ноябрь аенда Казанда «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе старт ала

Ярышларда түбәндәге дисциплиналар булачак: узыш, көрәш һәм хоккей.

Фото: vk.com/gamesofuture

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче ноябрь). Ноябрь аенда Казанда «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе старт ала. Ярышларга яңа фиджитал-дисциплиналар кертелә: узышлар, көрәш һәм хоккей.

«Сентябрьдә беренче «Фиджитал уеннар»да без дүрт дисциплинаны сынадык һәм җәмәгатьчелектән бик яхшы бәя алдык. Ноябрь аенда безне «Фиджитал уеннар»да спортның кызыклы төрләре көтә. Ноябрь уеннары катнашучылар һәм тамашачылар өчен кызыклы булыр дип ышанам», –  диде ТР спорт министры Владимир Леонов.

«Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров, үз чиратында, беренче «Фиджитал уеннар» тамашачыларга матур спорт тамашасы һәм ярышларның яңа форматын бүләк итте, аны күзәтергә кызык булды, дип җиткерде. «Дүрт дисциплина, биш илдән егерме команда, унсигез сәгатьлек тапшыру – зур тәҗрибә. Хәзер безнең бурыч аны куллану һәм аудиторияләргә тагын да мавыктыргыч турнир тәкъдим итү», – дип белдерде ул.

Ярышларның икенче сериясе 24 нче ноябрьдә яңа форматтагы узышлардан башлана: катнашучыларга картингта 20 әйләнешне һәм Assetto Corsa симуляторында 10 виртуаль әйләнешне узарга туры киләчәк. Квалификация нәтиҗәләре заездлар стартында исәпкә алыначак.

26 нчы ноябрьдә фиджитал-көрәш буенча турнир узачак. Ярышларда 73 кг га кадәр авырлык категориясендә катнашучылар белән командалар чыгыш ясаячак. Спортчылар Mortal Kombat 11 уенында бер очрашу уздырачаклар, ә аннары MMA кагыйдәләре буенча барган көрәшләрдә физик әзерлекне күрсәтәчәкләр.

10 нчы һәм 11 нче декабрьдә командалар хоккей турнирында көч сынашачак. Спортчыларга NHL 22 дә Threes Eliminator режимында уйнарга, шуннан соң бозда 3 кә 3 хоккей кагыйдәләре буенча уйнарга туры киләчәк, дип хәбәр итә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Фиджитал уеннар» Казанда «Киләчәк уеннары» турниры алдыннан сынау чаралары кысаларында уздырыла.

Турнир ТР башкаласында 2024 елда узачак. Масштаблы халыкара ярышларны кабул итү хокукы өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калуга һәм «Сириус» федераль территориясе көрәште. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Фаразлар буенча, бөтен дөнья буенча кибер-ярышларны онлайн форматта 150 млн. га кадәр тамашачы караячак.
Барлык яңалыклар