Шәһәр һәм Татарстан Республикасының башка районнарында яшәүчеләргә 500 дән артык азык-төлек җыелмасы һәм 408 килограмм әйбер тапшырылган
Фото: vk.com/miloserdie.kazan
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Ноябрь аенда «Мәрхәмәтлелек – Казан» шәһәр епархиясенең мохтаҗларга ярдәм итү хезмәте сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм авыр тормыш хәленә эләккәннәргә 1 миллион 84 мең 155 сум акча җибәргән. Ресурс үзәгенең гуманитар ярдәм пунктлары аша Казан һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләргә 541 азык-төлек җыелмасы тапшырылган.
Ноябрь аенда барлыгы 83 тапкыр ярдәм күрсәтелгән. Беренче тапкыр ярдәм сорап аңа җиде кеше мөрәҗәгать иткән. Ресурс үзәгенә – 477 азык-төлек җыелмасы, ә Казанның бер азык-төлек челтәренә 52 җыелма тапшырылган. Тагын 70 шундый комплект һәм 408 килограмм әйбер «Мәрхәмәтлелек – Казан» гуманитар үзәгендә таратылган.
Психологик ярдәмгә 335 кеше мохтаҗ булган. Шуларның 291 е Казан епархиясенең «Юаныч» хезмәтендә психологлар белән төркем дәресләре һәм индивидуаль консультацияләр узган.
Казаннан һәм Татарстан шәһәрләреннән мохтаҗларга гына түгел, ә илнең башка төбәкләреннән килгән кешеләргә дә ярдәм күрсәтелгән. Мәсәлән, Саратовтан Новиковлар гаиләсенә фатирны ремонтлауга 110 мең сум һәм коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны түләүгә 52 мең сумга якын акча тапшырылган. Лилия Новикова ике ул әнисе, аларның берсендә ДЦП. Ул эшли алмый, чөнки баланы даими карау кирәк. Гаилә пособие һәм пенсиягә яши, шуңа күрә аларның финанс хәле тотрыксыз.
Моннан тыш, Донецк качакларына ярдәм күрсәтелгән – ул деменция белән интегә, ир-атка гигиена чаралары кирәк булган. Шулай ук мохтаҗларга дарулар, көнкүреш техникасы һ.б. тапшырылды, дип хәбәр итә «Татарстанда православие» порталы.
Бүгенге көндә ярдәм хезмәтендә 77 волонтер эшли. Теләгән һәркем волонтер була ала. Моның өчен +7(962)556-30-19 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.