Битлек режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеге республика халкының 80%-ы коронавирустан вакцинация ясаткач каралачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь, Ксения Швецова). Татарстанда якын арада көчле респиратор вирус инфекцияләре, шул исәптән коронавирус белән бәйле авыру очракларының артуы көтелә. Көз җитү белән килгән эпидемия сезоны дәвамында уку йортларында элеккеге профилактика чаралары гамәлдә булачак. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтене халыкка активрак рәвештә прививка ясарга киңәш итә, шулай ук татарстанлыларның 80%-ы коронавирустан вакцинация ясаткан очракта битлек режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карауны вәгъдә итә.
Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се читтән кайтарылган, калганнары – контактлы, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. 28 авыру Казанда яши. Республикада пандемия башланганнан бирле 25 мең 610 авыру очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә күрсәткеч 656 тәшкил итә. Бөтен чорда 22 мең 403 кеше савыккан, шул исәптән 45 – узган тәүлектә. COVID-19 шиге булган 4377 татарстанлы медицина күзәтүе астында кала.
Августта COVID-19 таралу белән бәйле вәзгыять июль ае белән чагыштырганда бөтенләй үзгәрмәгән диярлек, авыруның яңа очраклары арту яки кимү тенденцияләре әлегә күзәтелми, дип билгеләде спикер.
Республикада коронавирусны профилактикалау таләпләренең үтәлешен тикшерү дәвам итә. Л.Авдонина сүзләренә караганда, бер атнада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре 289 объектны тикшергән, шуларның 40-ында хокук бозулар ачыкланган, бу гомуми санның 14%-ын тәшкил итә. Алабугада урнашкан ике туклану объекты тәртип бозулар аркасында эшчәнлеген туктаткан.
Коронавирустан 1 млн 7 мең 391 кеше вакцинация узган, шуларның 861 мең 468-е икенче прививканы алган, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Соңгы ике айда без авыруның күпкә авыррак формаларын күзәтәбез, шул исәптән бу вирусның яңа штаммнары барлыкка килү белән бәйле, – дип билгеләде В.Жаворонков. – Балалар ешрак авырый, әмма сәламәтлек саклау системасы тотрыклы эшли һәм ерып чыга. Балалар өчен төп ковидлы госпиталь БРКХ корпусларының берсендә эшли. Стационарда ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә урыннар җитә».
Балаларыбызның яки якыннарыбызның коронавирус белән авыруларын вакцинация ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин, дип ассызыклый белгечләр. Моннан тыш, әгәр элегрәк коронавирус инфекциясеннән коллектив иммунитет формалаштыру өчен республика халкының 60%-на прививка ясату планлаштырылган булса, бүген халыкның 80%-ын вакциналаштырырга кирәк, дип искәртте Л.Авдонина.
«Кискен респиратор-вируслы инфекцияләр сезоны башланды, хәзер без авыруның яңа очраклары артуын коронавирус белән дә, грипп һәм башка респиратор авырулар белән дә көтәбез, – дип өстәде ул.– Без кешеләрне активрак вакцинацияләнергә чакырабыз».
Якын арада гриппка каршы прививка кампаниясе башланачак. В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, «Ультрикс Квадри» вакцинасының беренче партиясе медицина учреждениеләрендә таратыла инде. Вакцина составын узган ел белән чагыштырганда камилләштерделәр, аңа республикада иң киң таралган штаммнар кертелде. «Бу вакцина белән балаларны алты айдан, йөкле хатын-кызларны һәм 60 яшькә кадәрге олы кешеләрне прививкаларга мөмкин. Аллергия реакцияләре, кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм хроник авыруларның кискенләшүе аеруча куркыныч булырга мөмкин», – дип аңлатты ул.
Республиканың уку йортларында гамәлдәге санитар-эпидемиологик чаралар саклана, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Аерым алганда, иртәнге фильтрлар эшен дәвам итәчәк, укучыларга билгеле бер кабинетлар беркетеләчәк, ашханәләргә төрле класслар төрле вакытта йөриячәк. Моннан тыш, һәр дүрт сәгать саен бүлмәләрдә җыештыру эшләре алып барылырга тиеш. Массакүләм чараларны элеккечә ачык һавада 200-дән артык кеше катнашында гына үткәрергә мөмкин.
Моннан тыш, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре коридорларда һәм укытучылар бүлмәләрендә битлекләр киеп йөрергә тиеш.
Битлек режимын гамәлдән чыгару мәсьәләсе якындагы ярты елда каралмаячак, дип өстәде ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары. «Ничек тизрәк прививка ясатсак, бу мәсьәләгә шул кадәр иртәрәк кайта алачакбыз», – диде ул.