Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2022, 17:03

Салават күперендәге яңа паркта 45 чыршы утырттылар

Җәмәгать киңлегендә планлаштырылган агачларның, куакларның һәм күпьеллык үсемлекләрнең яртысыннан артыгы утыртылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген «Горводзеленхоз» МУП хезмәткәрләре Казанда Салават күпере торак районында 45 гади чыршы утырттылар. 12 еллык үсентеләрне җирле питомниктан алып кайттылар. Шулай итеп, хәзер җәмәгать киңлегендә 500 гә якын агач һәм 4,4 мең куак утыртылган.

«Горводзеленхоз» МУП трестының баш агрономы Ирек Гыйльманов сөйләгәнчә, ылыслы үсемлекләрне утырту традицион рәвештә елына ике тапкыр – көз һәм яз айларында башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Казан Мэры Илсур Метшин парк концепциясе белән танышты һәм архитекторлар игътибарын яңа җәмәгать киңлеген яшелләндерү мөһимлегенә юнәлтте. «Салават күпере тирәсендә яшел территорияләр күп булса да, шул исәптән Аккош күле, урман-паркы үзе, йорт янында яшел үсентеләр, шул исәптән ылыслы агачлар булу мөһим», – дип ассызыклады ул вакытта шәһәр башлыгы.

Хәзерге вакытта паркта планлаштырылган 865 агачның 482 е утыртылган, дип билгеләп үтте И.Гыйльманов. Чыршылардан тыш, җирле халык биредә тирәк, өрәңге, алмагач, каен, нарат һәм талларны да күрә алачак.

Шулай ук җәмәгать киңлегендә 6,7 мең куак пәйда булачак, алар арасында барбарис, спирея, кизил, артыш, айва, роза ругоза һ.б. бар. Бүгенге көндә паркта 4,4 мең куак исәпләнә. Скверны 34 мең күпьеллык үсемлек бизәячәк, аларның 24,6 меңе инде утыртылган. Эшләр тәмамлангач, клумбаларда чәчбай, кәрләч, тиле акбаш, эхинацея, молиния, вербейник һәм шалфей пәйда булачак.

Территорияне яшелләндерү, үз эченә газон утыртуны да ала, аның гомуми мәйданы 27 мең кв. метр тәшкил итә. Бүген эшләр 13 мең кв. метр мәйданда башкарылган инде.

«Алдарак утыртылган үсемлекләрне җәй дәвамында тәрбияләделәр», – дип ачыклык кертте И.Гыйльманов. Хәзер аларны кышка әзерли башлыйлар.

Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә 6 га мәйданлы яңа җәмәгать киңлеге булдыру буенча эшләр узган ел башланган иде. Парк концепциясен ZARF архитектура бюросы эшләде. Проект буенча, территория өч зонаны үз эченә ала: парад мәйданы, шулай ук тыныч һәм актив ял итү урыннары. Яңа җәмәгать киңлеге җәяүле зоналарны, ярминкәләр һәм күргәзмәләр өчен мәйданчыкларны, тренажерлар һәм йөгерү юлы белән спорт блогын һәм башкаларны берләштерәчәк.

Паркның беренче чираты 2021 елда тәмамланды. Монда инженерлык челтәрләре салынды, яктырту баганалары, автомат су сибү системалары, видеокамералар, модульле санузел урнаштырылды, җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерелде, балалар, спорт һәм экстрим-мәйданчыклар өчен территорияләр әзерләнде. Узган елның сентябрендә Казан Мэры Илсур Метшин 188 нче номерлы «Бионика» лицее һәм 189 нчы номерлы «Заман» гимназиясе укучылары белән паркта 15 шомырт үсентесе утыртты

Төзекләндерүнең икенче этабы буенча эшләр бу язда башланды, аларны якын арада төгәлләргә планлаштыралар. Яңа парк районда яшәүче 22 мең кеше өчен ял итү урыны булачак.

Фоторепортаж
Салават күперендәге яңа паркта 45 чыршы утырттылар
Видеорепортаж
09.09.2022 15:42
Салават күперендәге яңа паркта 45 чыршы утырттылар
Барлык яңалыклар

Салават күперендәге яңа паркта 45 чыршы утырттылар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Бүген «Горводзеленхоз» МУП хезмәткәрләре Казанда Салават күпере торак районында 45 гади чыршы утырттылар. 12 еллык үсентеләрне җирле питомниктан алып кайттылар. Шулай итеп, хәзер җәмәгать киңлегендә 500 гә якын агач һәм 4,4 мең куак утыртылган.

«Горводзеленхоз» МУП трестының баш агрономы Ирек Гыйльманов сөйләгәнчә, ылыслы үсемлекләрне утырту традицион рәвештә елына ике тапкыр – көз һәм яз айларында башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның май аенда Казан Мэры Илсур Метшин парк концепциясе белән танышты һәм архитекторлар игътибарын яңа җәмәгать киңлеген яшелләндерү мөһимлегенә юнәлтте. «Салават күпере тирәсендә яшел территорияләр күп булса да, шул исәптән Аккош күле, урман-паркы үзе, йорт янында яшел үсентеләр, шул исәптән ылыслы агачлар булу мөһим», – дип ассызыклады ул вакытта шәһәр башлыгы.

Хәзерге вакытта паркта планлаштырылган 865 агачның 482 е утыртылган, дип билгеләп үтте И.Гыйльманов. Чыршылардан тыш, җирле халык биредә тирәк, өрәңге, алмагач, каен, нарат һәм талларны да күрә алачак.

Шулай ук җәмәгать киңлегендә 6,7 мең куак пәйда булачак, алар арасында барбарис, спирея, кизил, артыш, айва, роза ругоза һ.б. бар. Бүгенге көндә паркта 4,4 мең куак исәпләнә. Скверны 34 мең күпьеллык үсемлек бизәячәк, аларның 24,6 меңе инде утыртылган. Эшләр тәмамлангач, клумбаларда чәчбай, кәрләч, тиле акбаш, эхинацея, молиния, вербейник һәм шалфей пәйда булачак.

Территорияне яшелләндерү, үз эченә газон утыртуны да ала, аның гомуми мәйданы 27 мең кв. метр тәшкил итә. Бүген эшләр 13 мең кв. метр мәйданда башкарылган инде.

«Алдарак утыртылган үсемлекләрне җәй дәвамында тәрбияләделәр», – дип ачыклык кертте И.Гыйльманов. Хәзер аларны кышка әзерли башлыйлар.

Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә 6 га мәйданлы яңа җәмәгать киңлеге булдыру буенча эшләр узган ел башланган иде. Парк концепциясен ZARF архитектура бюросы эшләде. Проект буенча, территория өч зонаны үз эченә ала: парад мәйданы, шулай ук тыныч һәм актив ял итү урыннары. Яңа җәмәгать киңлеге җәяүле зоналарны, ярминкәләр һәм күргәзмәләр өчен мәйданчыкларны, тренажерлар һәм йөгерү юлы белән спорт блогын һәм башкаларны берләштерәчәк.

Паркның беренче чираты 2021 елда тәмамланды. Монда инженерлык челтәрләре салынды, яктырту баганалары, автомат су сибү системалары, видеокамералар, модульле санузел урнаштырылды, җәяүлеләр өчен юллар төзекләндерелде, балалар, спорт һәм экстрим-мәйданчыклар өчен территорияләр әзерләнде. Узган елның сентябрендә Казан Мэры Илсур Метшин 188 нче номерлы «Бионика» лицее һәм 189 нчы номерлы «Заман» гимназиясе укучылары белән паркта 15 шомырт үсентесе утыртты.