В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче гыйнварда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар маршрутка 7:00 сәгатьтә чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). Казанда 31-нче декабрь көнне 41 шәһәр маршрутында 73 берәмлек күчмә состав эше төн уртасына кадәр озайтылачак, ә 1-нче гыйнварда җир өсте транспорты 7:00 сәгатьтә йөри башлаячак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетында Транспорт буенча комитет рәисе вазифаларын башкаручы Марат Хисаметдинов хәбәр итте.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр, шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк – 5:30 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр. Метрополитен пассажирларга 6:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр хезмәт күрсәтәчәк.
7-нче гыйнварда, Раштуа көнне, бәйрәм гыйбадәте тәмамлангач, 2:30 сәгатькә 5 автобус һәм бер троллейбус махсус җибәреләчәк. Пассажирлар «Үзәк стадион» тукталыш пунктыннан яшәү урынына кадәр барып җитә алачак.
Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефен булдыру максатыннан Казан шәһәренең транспорт предприятиеләре күчмә составны һәм метрополитен станцияләрен бәйрәм атрибутикасы белән бизәделәр, дип хәбәр итте М.Хисаметдинов. «Барлыгы 72 берәмлек транспорт бизәлгән, ә транспорт чаралары салоннарында һәм метрополитен станцияләрендә автоинформаторлар аша котлаулар яңгырый», – дип өстәде ул.
Бәйрәм көннәрендә Транспорт буенча комитетта һәм транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләр кизү торачак. Бөтен туган сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары комитетның кайнар линиясе +7(843)275-30-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алачак.