30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь, Ксения Швецова). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә автобусларның, трамвайларның, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
31 декабрьдә 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр транспорты тулы күләмдә эшләячәк, 23.00 сәгатькә кадәр эштә көндезге чыгарылышның яртысы файдаланылачак, ә 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр – юлларга 69 берәмлек күчмә состав чыгачак. 1 гыйнвар иртәсендә автобуслар маршрутларның эш режимын 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр озайтып юлга чыгачак. Метрополитен бу көнне 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк.
Гадәттәгечә, Раштуа төнендә, 7 гыйнварда бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, "Үзәк стадион" тукталыш пунктында шәһәрнең барлык районнарына мәхәллә кешеләрен алып килү өчен 9 автобус һәм бер троллейбус оештырылачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә транспорт комитетының кайнар линия телефоны (843) 275-30-50 эшләячәк. "Казан" гаилә үзәге районында яңа ел бәйрәм чаралары үткәрү уңаеннан, 25 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Сибгат Хәким урамы буенча Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамындагы 7-нче йортка кадәр транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
Шунысы кызык, яңа ел алдыннан транспорт предприятиеләре бәйрәм атрибутикасы белән күчмә составны бизәгәннәр - барлыгы 50 маршрутта 67 берәмлек бизәлгән, шул исәптән 52 автобус, 4 трамвай һәм 11 троллейбус. "Метрополитен станцияләре шулай ук яңа ел атрибутикасы белән бизәлгән", - дип билгеләде А.Габделхаков. Мәдәният идарәсе белән берлектә пассажирларга җәмәгать транспортында автоинформаторлар аша трансляцияләнә торган халык артистлары һәм балалар тавышлары белән бәйрәм котлаулары оештырылды, дип өстәде ул.