В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 нче гыйнварда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар 7:30 сәгатьтә маршрутларга чыгачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче декабрь). Яңа ел төнендә ТР башкаласының җәмәгать транспорты 2:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 1 нче гыйнварда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар маршрутларга 7:30 да чыгачак һәм эшне 23:30 да тәмамлаячак.
Яңа ел каникулларында шәһәр транспорты ял көне графигы буенча – 5:30 дан 23:30 га кадәр, метрополитен 6:00 дән 0:00 гә кадәр эшләячәк.
7 нче гыйнварда, Раштуа бәйрәмендә, төнге гыйбадәттән соң «Үзәк стадион» тукталышына махсус транспорт бирү оештырылачак. 1:30 сәгатьтән пассажирларны 2 нче троллейбуслар һәм 6 нчы, 10а, 15 нче, 23 нче, 30 нчы номерлы автобуслар көтәчәк.
Бүгеннән алып 8 нче гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшли.
Барлык мәсьәләләр буенча Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Транспорт комитетының кайнар линиясенә +7(843)275-30-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.