Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачык булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Яңа ел төнендә Казанда җир өсте җәмәгать транспорты 2.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 22 төп маршрут буенча 64 автобус, троллейбус һәм трамвай хәрәкәт итәчәк. Метро станцияләре төн уртасына кадәр ачык булачак.
31-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр шәһәр пассажир транспорты ял көне графигы буенча эшләячәк, ә Яңа ел төнендә – махсус җәдвәл буенча 2.00 сәгатькә кадәр. 1-нче гыйнвар иртәсендә автобуслар линиягә 7 сәгатьтән чыгачак. Метрополитен 6.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Моннан тыш, 31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.
Бәйрәм көннәрендә килеп туган барлык сораулар буенча башкала халкы һәм кунаклары Транспорт комитетының кайнар линия телефонына (+7 (843)275-30-50) мөрәҗәгать итә алалар.