Чаралар 13 нче гыйнварда тәмамланачак – шәһәр халкы Иске Яңа елны бәйрәм итә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Яңа ел каникулларында Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләрендә барлыгы 500 чара уздырылган, шуларның 200 е – ачык һавада.
«Гыйнвар башыннан урнашкан салкын һава торышына карамастан, без урамда актив чаралар үткәрдек. 115 чыршы шәһәрчеге, чаңгы базалары һәм шугалаклар эшли. Яңа ел чараларын шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә 25 меңгә якын яшь казанлы карады, ә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 5 мең бала Казан циркында булды», – дип сөйләде Азат Абзалов.
Гомуми туклану предприятиеләре мәгълүматлары буенча, ТР башкаласында яңа ел ярминкәләрендә бер мең литр татар чәе эчкәннәр. Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, казанлылар арасында шәһәр урамнары буйлап йөрүче «Аждаһаны тот» фургоны да популяр булган. Аны сигез урында күрергә мөмкин иде, шәһәр халкы уеннарда һәм конкурсларда катнашты һәм бүләкләр алды.
Шәһәр халкы арасында шулай ук моржлар фестивале һәм радиоидарәле машиналарда узышлар аеруча кызыксыну уяткан. «Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә моржлар фестивале узды, анда, һава торышына карамастан, барлык планлаштырылган йөзүләр узды. Ә Горки-Әмәт урманында радиоидарәле машиналарда һәвәскәрләр ярышларына гаиләләр белән килделәр, без мондый чараларны алга таба да үткәрәчәкбез», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Казанда Яңа ел бәйрәм чаралары 13 нче гыйнварда 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында тәмамланачак, анда шәһәрлеләр Иске Яңа елны бәйрәм итә алачак.