Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2024, 13:59

Яңа ел төнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы төп бәйрәм мәйданчыгында 45 мең кеше булды

Чаралар 13 нче гыйнварда тәмамланачак – шәһәр халкы Иске Яңа елны бәйрәм итә алачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар, Диләрә Гафурова). «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган «Не опять, а снова» бәйрәм программасы ТР башкаласында иң популяр яңа ел чарасы булып булды. 2024 елның беренче гыйнварыннан аны 200 меңгә якын кеше караган. Ә Яңа ел төнендә төп чыршы шәһәрчегенә 45 мең кеше килгән. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Яңа ел каникулларында Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләрендә барлыгы 500 чара уздырылган, шуларның 200 е – ачык һавада.

«Гыйнвар башыннан урнашкан салкын һава торышына карамастан, без урамда актив чаралар үткәрдек. 115 чыршы шәһәрчеге, чаңгы базалары һәм шугалаклар эшли. Яңа ел чараларын шәһәрнең мәдәни үзәкләрендә 25 меңгә якын яшь казанлы карады, ә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләреннән 5 мең бала Казан циркында булды», – дип сөйләде Азат Абзалов.

Гомуми туклану предприятиеләре мәгълүматлары буенча, ТР башкаласында яңа ел ярминкәләрендә бер мең литр татар чәе эчкәннәр. Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, казанлылар арасында шәһәр урамнары буйлап йөрүче «Аждаһаны тот» фургоны да популяр булган. Аны сигез урында күрергә мөмкин иде, шәһәр халкы уеннарда һәм конкурсларда катнашты һәм бүләкләр алды.

Шәһәр халкы арасында шулай ук моржлар фестивале һәм радиоидарәле машиналарда узышлар аеруча кызыксыну уяткан. «Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә моржлар фестивале узды, анда, һава торышына карамастан, барлык планлаштырылган йөзүләр узды. Ә Горки-Әмәт урманында радиоидарәле машиналарда һәвәскәрләр ярышларына гаиләләр белән килделәр, без мондый чараларны алга таба да үткәрәчәкбез», – дип билгеләп үтте шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе.

Казанда Яңа ел бәйрәм чаралары 13 нче гыйнварда 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында тәмамланачак, анда шәһәрлеләр Иске Яңа елны бәйрәм итә алачак.

Барлык яңалыклар