10-нчы гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим урнаштырылган.
Фото: Марат Мугинов
Фейерверкларны эшләтеп җибәрү өчен түбәндәге мәйданчыклар билгеләнде:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында - Гаврилов урамындагы мәйдан;
Киров һәм Мәскәү районында - Түбән Заречная дамбасы;
Идел буе һәм Вахитов муниципаль районында - Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасы;
Совет районында - Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында Казан ипподромы янындагы мәйданчык, дип хәбәр итә гражданнар яклавы идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, 20-нче декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 10-нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.