Яңа ел төнендә автобусларның, трамвайларның һәм троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырылачак. Яңа ел төнендә автобусларның, трамвайларның, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр, метрополитенның төн уртасына кадәр озайтылачак.
Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 31 декабрьдә 20.00 сәгатьтә җәмәгать транспорты маршрутларында 475 берәмлек күчмә состав эшләячәк, 21.00 - 331 берәмлек, 22.00 - 200 берәмлек, 23.00 - 76 берәмлек. 02.00 сәгатькә кадәр 49 маршрутта 69 берәмлек күчмә состав йөриячәк.
1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты эш режимын 23.30 кадәр озайту белән 7.00 сәгатьтән эшли башлаячак. Метрополитенның эш режимы үзгәрешсез калачак - 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр.
Раштуа бәйрәмендә традиция буенча, 2019 елның 7 гыйнварында 1.30 сәгатьтә бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, шәһәр халкын "Үзәк стадион" тукталышына 9 автобус һәм бер троллейбус оештырылачак.
Сүз уңаеннан, яңа ел алдыннан транспорт предприятиеләре күчмә состав бәйрәмчә бизәлгән. Җәмәгать транспортының 50 маршрутында 67 берәмлек күчмә состав рәсмиләштерелгән, шул исәптән 52 автобус, 4 трамвай һәм 11 троллейбус. Метрополитен станцияләре шулай ук яңа ел атрибутикасы белән бизәлгән, ә метро вагоннары мониторларында һәм күчмә составының автоинформаторлар аша яңа ел белән котлыйлар.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәмнәре вакытында "Казан" гаилә үзәге янында урнашкан урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Транспорт һәм пассажир транспорт предприятиеләрендә җаваплы хезмәткәрләрнең кизү торуы оештырылды. Тәүлек буе (843) 275-30-50 кайнар линия телефоны эшли.