В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирлар ташуга ихтыяҗ арту белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан белән Мәскәү арасында өстәмә поездлар җибәрелде. Бу пассажирлар ташуга югары ихтыяҗ белән бәйле.
205/206 номерлы поезд ТР башкаласыннан 7-нче, 8-нче һәм 9-нчы гыйнварда 21.45 тә китәчәк һәм икенче көнне 11.55 сәгатьтә Мәскәүдә булачак. Мәскәүдән поезд 30-нчы һәм 31-нче декабрьдә, шулай ук 2-нче, 10-нчы, 11-нче гыйнварда 1.00 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 14.45 сәгатьтә киләчәк.
297/298 номерлы поезд Казаннан 9-нчы гыйнварда 14.10 сәгатьтә китәчәк, Мәскәүгә килү вакыты - икенче көнне 4.20 сәгатьтә. Ил башкаласыннан поезд 10-нчы гыйнварда 9.40 сәгатьтә китәчәк, Казанга 23.20 сәгатьтә киләчәк.
274/273 номерлы поезд Мәскәүдән 31-нче декабрьдә, шулай ук 2-10 гыйнварда 0.15 сәгатьтә китәчәк, Казанга 13.04 сәгатьтә киләчәк. Татарстан башкаласыннан 30-нчы декабрьдә, шулай ук 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтә кузгалачак, Мәскәүгә килү вакыты - икенче көнне 4.50 сәгатьтә.
220 номерлы поезд Мәскәүдән 31-нче декабрьдә 10.08 сәгатьтә китәчәк, Казанга 23.20 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Ерак араларга поездлар расписаниесе турында өстәмә мәгълүматны бердәм мәгълүмат-сервис үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны буенча (шалтырату Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай), шулай ук «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең рәсми сайтында белергә мөмкин.