Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.12.2019, 12:58

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның медицина оешмалары эш графигын үзгәртәчәк

Шәһәрлеләр травмпунктларда, стоматология кабинетларында, стационарларда һәм бала табу йортларында ярдәм ала алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь, Алинә Бережная). 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр Казанның медицина оешмалары махсус эш режимына күчәчәк – кешеләр травмпунктларда, стоматология кабинетларында, стационарларда һәм бала табу йортларында ярдәм ала алачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә пациентларны кабул итүнең ничек барачагы турында бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә 7-нче номерлы (Чуйков ур., 54), 18-нче номерлы (Гадел Кутуй ур., 48), 12-нче номерлы (Лечебная ур., 7) һәм 7-нче номерлы (Фатыйх Кәрим ур., 14/67) шәһәр клиник хастаханәләренең травмпунктлары тәүлек буе эшләячәк. Яшәү урынына карамастан, ярдәм сорап, теләсә кайсы көнне мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенең травмпунктында (Бигичев ур., 20) кабул итәчәкләр. Шулай ук 2, 3, 4, 6 һәм 8-нче гыйнварда 09.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр 1-нче номерлы балалар шәһәр клиник хастаханәсенең травмпунктына (Декабристлар ур., 125а) мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Сырхауханәләргә өлкәннәр 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә килә алачаклар. Әмма, В.Жаворонков ассызыклаганча, 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда медицина учреждениеләре көчәйтелгән режимга күчәчәк: терапия бригадалары һәм тар профильле табиблар кизү торачак, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, кичектергесез ярдәм кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге эш режимындагы бүлекләр ачык булачак. Калган көннәрдә сырхауханәләрдә кизү терапевтлар кабул итәчәк.

Хатын-кызлар консультацияләре 3-нче һәм 6-нчы гыйнварда ачык булачак. Шуның белән бергә, стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе территориаль принцип буенча эшләвен дәвам итәчәк.

Балалар поликлиникаларына килгәндә, табиблар кабул итүне алып барачак һәм үзгәртелгән график буенча да хезмәт күрсәтәчәк. Өйгә педиатрны 1, 5 һәм 7-нче гыйнварда 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр; 2, 4 һәм 8-нче гыйнварда 9 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр чакыртырга мөмкин булачак. «3-нче һәм 6-нчы гыйнварда балалар сырхауханәләрендә табиб-педиатр, ЛОР-табиб, офтальмолог һәм хирург кабул итүе оештырылачак. Шулай ук диагностик тикшеренүләр кабинетлары ачык булачак», - дип сөйләде В.Жаворонков.

Стоматологик ярдәм сорап 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькәчә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Балалар стоматологияләре 5-нче гыйнвардан тыш, көн саен 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк, дип ачыклык кертте В.Жаворонков. Бу көнне Республика стоматология поликлиникасы (Бутлеров ур., 16) эшләячәк. Моннан тыш, «Шәһәр стоматологиясе»нең 1-нче номерлы филиалы (Чернышевский ур., 10/6) кичке һәм төнге сәгатьләрдә өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтәчәк. Өлкәннәр 1-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр 16.00 сәгатьтән икенче көнне 8.00 сәгатькәчә мөрәҗәгать итә алалар; балалар – көн саен, 5 гыйнвардан тыш, 16.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, 5-нче гыйнварда 19.00 сәгатьтән икенче көнне 8.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең кайнар линия телефоны тәүлек буе эшли – 8(843)293-49-95.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.12.2019
Видеорепортаж
30.12.2019 11:08
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр хезмәтләре эше турында, 30.12.2019
Барлык яңалыклар