В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кышкы чорда Казаннан Төркиягә рейслар санының сизелерлек артуы күзәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан аэропортыннан Стамбул, Санкт-Петербург, Симферополь, Сочи һәм Мәскәүгә өстәмә авиарейслар оча башлаячак.
Кышкы чорда Казаннан Төркиягә рейслар санының сизелерлек артуы күзәтелә. Шуңа күрә 27-нче декабрьдән чартер авиарейсын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Төркиягә очулар һәр җомга саен 10-нчы гыйнварга кадәр 189 пассажир сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычларында оештырылачак. Казаннан15.00 сәгатьтә очачак, Истанбулга самолетлар 18.40 сәгатьтә килеп җитәчәк. Истанбулдан 9.15 сәгатьтә кузгалачак, Казанга 12.55 сәгатькә килеп җитәр дип планлаштырыла.
Биш өстәмә рейс Казанны Санкт-Петербург белән тоташтырачак: 28-нче декабрьдә самолет Казаннан төньяк башкалага 21.40 сәгатьтә кузгала, 30-нчы декабрьдә - 21.50 сәгатьтә, 31-нче декабрьдә - 13.15 сәгатьтә, 6-нчы гыйнварда - 4.30 сәгатьтә, 8-нче гыйнварда - 13.20 сәгатьтә.
Моннан тыш, 28-нче декабрьдән 8-нче гыйнварга кадәр Сочига, Симферопольгә һәм Мәскәүгә өстәмә рейслар җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.