Балалар Коръән уку, ислам һәм әхлак нигезләре дәресләрен, шулай ук мастер-классларны, интеллектуаль һәм спорт уеннарын карый алачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Дәресләр 28 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр узачак. Кызлар һәм малайлар дәресләргә аерым йөриячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Мәсәлән, «Рәхмәтулла» мәчетендә көн саен малайлар өчен Коръән өйрәтү дәресләре узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(917)270-08-40 телефоны буенча белергә була. «Гаилә» мәчетендә дәресләр 3-8 нче гыйнварда 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Биредә укучыларны Коръән уку, ислам һәм әхлак нигезләре дәресләре, мастер-класслар һәм спорт уеннары көтә. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: +7(906)356-62-20. Яңа ел каникулларын «Нурислам» мәчетендә дә файда белән уздырырга мөмкин булачак. 3-9 нчы гыйнварда мәктәп укучылары өчен Коръән курслары уздырылачак. Мәгълүматны +7(927)249-52-94 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.
Чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.