Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2022, 12:57

Яңа ел каникулларында Казан мәчетләрендә укучылар өчен бушлай дәресләр оештырыла

Балалар Коръән уку, ислам һәм әхлак нигезләре дәресләрен, шулай ук мастер-классларны, интеллектуаль һәм спорт уеннарын карый алачаклар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Яңа ел каникулларында Казан мәчетләрендә укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү дәресләре узачак. Балалар ислам фәннәре белән танышачак, әхлакый тәрбия алачак һәм белемнәрен тирәнәйтәчәк.

Дәресләр 28 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр узачак. Кызлар һәм малайлар дәресләргә аерым йөриячәк, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

Мәсәлән, «Рәхмәтулла» мәчетендә көн саен малайлар өчен Коръән өйрәтү дәресләре узачак. Өстәмә мәгълүматны +7(917)270-08-40 телефоны буенча белергә була. «Гаилә» мәчетендә дәресләр 3-8 нче гыйнварда 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Биредә укучыларны Коръән уку, ислам һәм әхлак нигезләре дәресләре, мастер-класслар һәм спорт уеннары көтә. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: +7(906)356-62-20. Яңа ел каникулларын «Нурислам» мәчетендә дә файда белән уздырырга мөмкин булачак. 3-9 нчы гыйнварда мәктәп укучылары өчен Коръән курслары уздырылачак. Мәгълүматны +7(927)249-52-94 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.

Барлык яңалыклар