В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пассажирлар бизәлгән трамвайда 1–6 гыйнварда йөри ала
Денис Гордийко фотосы
Яңа ел трамвае көн саен 16:00 сәгатьтән 17:30 га кадәр йөриячәк. Теләге булган һәр кеше Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очраша, истәлекле фотога төшә һәм караоке-баттлда катнаша алачак. Трамвай маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Казанда Кыш» проекты кысаларында 500 гә якын яңа ел чарасы узачак. Республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен флешмоблар, театральләштерелгән тамашалар һәм гаиләләр өчен музыкаль чыгышлар оештырыла.
KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.