В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр парковкалардан бушлай файдаланырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
Моннан тыш, муниципаль парковкалар 2023 елда бәйрәм көннәрендә һәм бәйрәм көннәре күчерелгән ял көннәрендә бушлай эшләячәк: 23 нче һәм 24 нче февраль; 8 нче март; 1 нче, 8 нче һәм 9 нчы май; 12 нче июнь; 30 нчы август; 6 нчы ноябрь.
Шәһәр халкы һәм кунаклары шулай ук урам-юл челтәре буйлап урнашкан парковкалардан Татарстан Президенты указы белән билгеләнә торган Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә дә түләүсез файдалана алачак.
Исегезгә төшерәбез, быелдан казанлылар муниципаль парковкалардан якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай файдалана ала. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.