Яшь шәһәрлеләрне иҗади мастер-класслар, спорт уеннары һәм конкурслар көтә
3 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр Казанның биш бистәсендә «Хобби бокс» мобиль яшүсмерләр клубы эшләячәк. Яшь казанлылар өчен күңел ачу программасы: спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, квизлар, бию флешмоблары, конкурслар һәм башкалар әзерләнгән.
Килүчеләрне көн саен 12:00 дән 13:30 га кадәр көтәләр, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә. Күчмә комплекс түбәндәге локацияләрдә җәелдереләчәк:
3 гыйнвар – Привольный бистәсе, Липецк ур., 51 (хоккей тартмасы белән янәшә);
4 гыйнвар – Самосырово бистәсе, Мир ур., 73;
5 гыйнвар – Дәрвишләр тимер юл станциясе, Станция ур., 9;
6 гыйнвар – Кече Дәрвишләр, Школьная урамындагы 2 нче йорт каршында;
7 һәм 8 гыйнвар көннәрендә – Колсәет бистәсе, Чулпан ур., 13 (балалар мәйданчыгы каршында).
Оештыручылар – балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе һәм Казанның Совет районы администрациясе.