2021 елда биш көнлек эш атнасы булган очракта, барлык ял көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бастырган җитештерү календаре нигезендә, киләсе елда Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре булып, Яңа ел каникулларыннан һәм Раштуадан тыш, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне, 12 июнь – Россия көне, 30 август – Халык бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме тора.
Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең башлануы туры килә торган көннәр Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итүнең якынча датасы 13-нче май һәм 20-нче июль булып тора.
Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне, гыйнвар каникулларыннан тыш, бәйрәм ялларынннан соң икенче эш көненә күчерелә. Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәрен чираттагы календарь елында башка көннәргә күчерергә хокуклы.
Шулай итеп, киләсе елда ял һәм бәйрәм ял көннәрен рациональ файдалану өчен түбәндәге ял көннәре күчерелде: 2-нче гыйнвар шимбәсе 5-нче ноябрь җомгасына, 3-нче гыйнвар якшәмбесе 31-нче декабрьгә җомгасына һәм 20-нче февраль шимбәсе 22-нче февраль дүшәмбесенә.
Эш көне яки сменаның эш сәгате озынлыгы бәйрәм көне алдыннан бер сәгатькә кыскартыла.
Биш көнлек эш атнасы булса, 2021 елда эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 6 эш көне (20 февраль, 30 апрель, 12 май, 11 июнь, 19 июль, 3 ноябрь), ә ял көннәре саны – 121 көн, шул исәптән 17 эш көне һәм күчерелгән 3 өстәмә ял көне, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.