В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иллюминация 30 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр 15:00 дән 23:00 гә кадәр эшләячәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Яңа ел каникулларында Казан телеманарасын бәйрәм уты бизәячәк.
Аны шәһәрлеләр һәм ТР башкаласы кунаклары 30 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр – 15:00 дән 23:00 гә кадәр, ә Яңа ел төнендә 1:00 гә кадәр күрә алачак, дип хәбәр итә республика Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Быел Казанда бәйрәм чаралары сериясе 180 вакыйганы үз эченә ала. Традиция буенча, шәһәр халкы һәм кунаклары Яңа елны «Казан» гаилә үзәге янындагы үзәк чыршы янында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршы ала алачак. Шәһәрдә Яңа ел бәйрәме турында өстәмә мәгълүматны KZN.RU порталының махсус бүлегендә белергә мөмкин.