Составлар 23 нче декабрьдән 9 нчы гыйнварга кадәр гамәлдә булачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Өстәмә поездларга билетлар әкренләп сатуга чыгачак. Аларны тимер юл кассаларында, вокзалларда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында, «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында һәм «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Россия буенча яңа ел каникулларында 4,5 млн пассажир сыйдырышлы 1 меңгә якын өстәмә поезд йөриячәк, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары» ААҖ матбугат хезмәте.