Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2022, 13:29

Яңа ел көннәрендә Казанның бәйрәм мәйданчыкларында хокук тәртибен полиция, Росгвардия һәм ЧОП хезмәткәрләре тәэмин итәчәк

Чаралар үткәрү урыннарында ЮХИДИ өстәмә постлары каралган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Диана Жиленкова). Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанда җәмәгать тәртибен саклауга һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын тәэмин итүгә зур игътибар биреләчәк. Хокук тәртибен тәэмин итү өчен, шул исәптән чыршы шәһәрчекләрендә, полицейскийлардан тыш, Росгвардия хезмәткәрләрен һәм хәрби хезмәткәрләрен, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне җәлеп итәләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Хәялиев хәбәр итте.

«Массакүләм чаралар күп булган озын бәйрәмнәрнең иң мөһим аспектларының берсе – иминлекне тәэмин итү», - дип ассызыклады Мэр Илсур Метшин.

И.Хәялиев хәбәр иткәнчә, чыршы шәһәрчекләре ачылган көнне 258 – полиция хезмәткәре, 105 – Росгвардия, 111 – муниципаль хезмәткәр һәм 44 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Барлык ачыкланган хокук бозулар фото һәм видеода теркәләчәк. Шәһәрнең һәр районына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчеләре арасыннан җаваплы кешеләр беркетелгән, алар чыршы шәһәрчекләрендәге оператив хәлне контрольдә тотачаклар.

31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга каршы төндә 342 полиция хезмәткәре, 100 – Росгвардия, 15 – муниципаль хезмәткәр һәм 44 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җәлеп ителәчәк. Раштуа көнне 249 полицейский эшләячәк.

«Хезмәтне алып бару өчен көн саен 92 полиция хезмәткәре, 8 Росгвардия хезмәткәре, 16 муниципаль хезмәткәр һәм 44 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җәлеп ителгән», – дип өстәде И.Хәялиев.

Ул искәрткәнчә, бәйрәм чаралары 73 мәйданчыкта планлаштырылган, шуларның 5 се – «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта һәм 4 се – шәһәр районнарында. Килүчеләрне җәлеп итү урыны Кремль ярындагы чыршы шәһәрчеге һәм Казан Кремле территориясендә урнашкан локация булачак.

Моннан тыш, 6 нчы гыйнвардан 7 нче гыйнварга каршы төндә шәһәрнең 46 православие чиркәвендә бәйрәм чаралары узачак.

«Җәлеп ителгән хезмәтләр, ведомстволар, район администрацияләре һәм чараларны оештыручылар катнашында үзәк чыршы шәһәрчекләрен комплекслы тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә, аларның әзерлеге турында тиешле актлар рәсмиләштерелде, бу гражданнарны объектларга кертү өчен мәҗбүри шарт», – дип ассызыклады И.Хәялиев.

Үзәк чыршы шәһәрчекләрендә тәүлек буе полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен тәэмин итә – алар ачылганнан алып 14 нче гыйнварга кадәр. Яңа ел чыршылары һәм бәйрәм чараларын уздыру урыннарында ЮХИДИ өстәмә постлары да эшли.

Шулай ук ел ахырына кадәр ылыслы агачларны законсыз кисүне, аларны саклауны һәм сатуны туктатуга юнәлтелгән «Чыршы» оператив-профилактик операциясе дәвам итәчәк. 26 нчы декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, 30 административ хокук бозу ачыкланган һәм бетерелгән.

Спикер искә төшергәнчә, 19 нчы декабрьдән янгынга каршы режим гамәлдә. Пиротехник эшләнмәләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына куллану рөхсәт ителә. Мәсәлән, чыршы шәһәрчекләрендә хлопушкалар һәм бенгаль утлары белән генә файдаланырга мөмкин.

Моннан тыш, идарәнең җитәкче составының тәүлек буе кизү торуы кертелде, тикшерү-оператив төркемнәрнең эше көчәйтелде, терактлар турында хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү төркемнәре булдырылды. Гомумән, Казанда оператив хәл тотрыклы, хокук саклау органнары контролендә тора, дип билгеләп үтте спикер.

«Яңа ел бәйрәме алдыннан полиция тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау субъектлары белән берлектә имин булмаган гаиләләр белән эшләү активлаштырылды – хезмәткәрләр балигъ булмаганнарга карата хокук бозуларга юл куйган гаиләләрдә булалар», – дип өстәде И.Хәялиев.

Татарстанда, гадәттәгечә, «Кыш Бабай – полицийский» бөтенроссия акциясе үткәрелә, аның кысаларында хәзерге вакытта Казанның Балигъ булмаганнар бүлекчәсендә профилактик исәптә торучы 80 гаиләдән балаларга бүләкләр тапшырылды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.12.2022
Видеорепортаж
26.12.2022 13:10
Яңа ел төнендә җәмәгать тәртибен саклауга полиция, Россия гвардия, шәхси сак предприятиеләреннән 500 ләп хезмәткәр җәлеп ителәчәк
Барлык яңалыклар