Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). 19-нчы июньдә Казанның Яңа Савин районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә булган буш эш урыннары турында беләчәкләр, эшкә урнашуда ярдәм алачаклар, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачаклар, эшкә урнашу һәм эш белән тәэмин итү, дәүләт гарантияләре турында закон мәсьәләләре буенча консультация алачаклар, шулай ук мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында беләчәкләр.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе 19-нчы июньдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов ур., 41. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр түләүсез, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы дәүләт халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте порталында.