Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында белә һәм эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казанның Яңа Савин районында 18-нче мартта вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында белә, эшкә урнашуда ярдәм ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре, дәүләт гарантияләре буенча консультацияләр ала, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында мәгълүмат таба алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Гаврилов ур., 77. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 560-82-99, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.