Казанлылар буш эш урыннары турында белә һәм хезмәт законнары мәсьәләләре буенча киңәшләшә ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). 2-нче декабрьдә Яңа Савин районында эшсез гражданнар, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Шундый ук чара Идел буе районында да узачак – казанлыларга компания-маркетплейста буш эш урыннары турында сөйләячәкләр.
Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә килүчеләр предприятиеләрдәге буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, шулай ук мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр буенча консультация ала алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе Исаев урамы, 18-нче йортта 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак. Керү ирекле, әмма битлек режимын һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк.
Шул ук вакытта эш бирүче көне Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7) узачак. Эш эзләүчеләр маркетплейс вәкилләре белән аралашачак, дип хәбәр итә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.