(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Казанда 13-нче, 14-нче һәм 15-нче майда төнлә Габишев урамы автотранспорт хәрәкәте өчен ябык булачак. Бу юл эшләре башкару белән бәйле.
20.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр Габишев урамыннан алып Рихард Зорге урамына кадәр транспорт хәрәкәте туктатылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.