Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү эшләре планлаштырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). 16-нчы декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистарту өчен 54 юл эшчесе һәм 270 махсус техника, шул исәптән 82 катнаш юл машинасы (КДМ), 70 трактор щеткасы, 49 үзбушаткыч, 37 фронталь төягечләр, 9 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару Аграр, Арбузов, Бауман, Большая Красная, Вишневский, Гыйззәт, Горький, Дзержинский, Достоевский, Дубравная, Ершов, Касаткин, Париж Коммунасы, Космонавтлар, Кремль, Лесгафт, Лобачевский, Маркс, Мәскәү, Нариманов, Профсоюз, Пушкин, Сәетгалиев, Сахаров, Татарстан, Театр, Тихомирнов, Фукс, Фучик, Чернышевский, Чехов һәм башка участоклардан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.