Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуга 63 юл эшчесе һәм 321 берәмлек махсус техника, шул исәптән 80 катнаш юл машинасы, 68 трактор щеткасы, 88 үзбушаткыч, 42 фронталь төягеч, 12 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар Батурин, Бауман, Большая Красная, Дзержинский, Муса Җәлил, Николай Ершов, Рихард Зорге, Кремль, Лобачевский, Карл Маркс, Кави Нәҗми, Павлюхин, Сәлимҗанов, Театр, Чернышевский, шулай ук Оренбург тракты, Универсиада, Җиңү проспектлары һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, шулай ук ротор һәм грейдерлар эшләячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.