В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарны 71 юл хезмәте эшчесе чистартачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Төнлә Казан урамнарында 71 юл хезмәте эшчесе һәм 246 берәмлек махсус техника эшләячәк. Алар арасында – 48 катнаш юл машинасы, 37 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 3 кар төягеч, 47 щеткалы трактор, 7 грейдер, 31 фронталь төягеч, 9 “Барсик” минитөягече, 56 үзбушаткыч һ.б.
Казанлыларга машиналарын юл буйларында озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
26 февральдән 27 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: Әмирхан пр-ты, Баруди ур., Бакалея ур., Беломорск ур., П.Витер ур., Т.Гыйззәт ур., Зорге ур., Ш.Камал ур., Касаткин ур., Лена ур., Мамадыш тракты ур., Нариманов ур., Столбов ур., Тельман ур., Федосеев ур., С.Хәким ур., Химиклар ур., Чуйков ур., Ямашев пр-ты, Япеев ур., Җиңү пр., шулай ук Петровский бистәсенең Центральная урамыннан, “Г.Кутуй” һәм “Бакчалар” туеталышларыннан.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбә иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.